Перейти к содержимому

Текст песни Филюс Кагиров — Оныта алмыйм

Исполнитель: Филюс Кагиров Обновлено:

Күзләремне тутырып карап калам,
Син ерактан үтеп киткәндә.
Оныта алмыйм, бәгырем, оныта алмыйм,
Күзем төшми синнән бүтәнгә.

Сезнең яктан искән җилләр белән
Килер сыман миңа бер хәбәр.
Бергә булган чакның минутларын
Ник сагынам икән бу кадәр?!

Таң алдыннан моңлы кошлар сайрый
Бакчадагы яшел тирәктә.
Син дә, минем сөйгән кошым булып,
Сакланырсың мәңге йөрәктә.



Текст добавил: Андрей Курышев

Похожие песни

Другие песни исполнителя Филюс Кагиров

Все песни Филюс Кагиров →