Перейти к содержимому

Текст песни Нигматуллин Айрат — Курешербез эле

Исполнитель: Нигматуллин Айрат Обновлено:

Кушылып җырлагыз!
Күрешербез әле
Ильмир Азгамов-Расим Залял

1 Күңелләр моңлана,
Йөрәк дулкынлана
Сездән килгән җылы нурлардан.
Бик күңелле булды
Сездә кунак булу,
Китәсе дә килми дуслардан.

Кушымта:Хушлашмыйбыз әле,
Сау булыгыз дибез.
Күрешербез әле тагын да.
Ашкынып килербез,
Шатланып җырларбыз
Сезнең кебек,дуслар,барын да.

2 Киләсе күрешү
Шатлык белән булсын
Уртаклашып сөең эшләрне.
Хәрәкәт таңнарда
Бәхетле көн юрап
Җырлап ачыйк без күңелләрне.

Кушымта.

3 Бәхет белән уңыш
Булсын юлдашыгыз
Сәламәтлек сезгә телибез.
Күрешербез әле,
Очрашырбыз әле
Сау булыгыз,тагын килербез.

Кушымта.


Текст добавил: Андрей Курышев